Короткие пожелания на Новый год на татарском

Пожелания на Татарском в стихах

Иске елның соңгы сәгатьләре!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.
Узган еллар бигрәк кадерле шул --
Һәр көненә хезмәт куелган.
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган!
Ә шулай да шатлыклырак булсын,
Кадерлерәк булсын яңасы.
Мәхәббәттә, эштә янасы бар,
Шатлыкларга юллар ярасы...
Гел шатлыкка яусын,
Кар явамы,
Басуларга ләйсән явамы!
Бәхетләрнең туган елы булсын
Иске елның яңа дәвамы.

***

Айнур үпкәләде
Ак бәхетләр алып килсен
Буран
Исәнме, кыш бабай
Кар бабай ясадык
Кар яуган!
Кар яуды
Кыш
Кыш бабай
Кыш бабай online pokie game килә
Кыш бабай, тырыш бабай
Кыш бабай ясадык
Кыш килде - Гөлшат Зәйнашева
Кыш килде - Бари Рәхмәт
Кыш килде - Галимҗан Латыйп
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай
Сер итеп кенә
Чаңгыларым кыска
Чыршы - Нур Гайсин
Чыршы - Әзһәр Габиди
Чыршы янында
Чыршының күлмәкләре
Яңа елга

***

Адәм баласына фарыз
Үткәрергә өч туйны:
Кызыл туйны, бәби туен,
Өченчесе— соңгы юлга
Зурлап озату туен.

Пәйгәмбәребез сөннәте—
Үткәрергә өй туен.

Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,
Күңелләре саф булсын.
Олылыйган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.

Пожелания на Татарском в прозе

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.

***

Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.

***

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Прикольные новогодние пожелания на Татарском

Катнашалар:
Егет
Куян
Кыз
Кыш бабай
Кар кызы
Шурале
Убырлы
Балалар

Егет. Исэнмесез, балалар!
Кыз.
Яна ел белэн сезне!
Яна ел котлы булсын!
Егет. Бэхетлэр елы булсын!
Кыз. Шатлыклар елы булсын!
Егет. Кырларда иген унсын,
Амбарлар тулып торсын!
Кыз. Табыннары мул булсын,
Бэрэкэтле ел булсын!
Егет. Ап-ак мамык карлар ява
Акка тереп доньяны.
Буген безне уз янына
Яшел чыршы жыйнады.
Кыз. Бар табигатъ ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
Э без килдек бергэлэшеп
Яшел чыршы янына.
Егет. Без жыйналдык буген монда
Яна ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Жыр жырлап эйлэнергэ.
5867
Написать комментарий